«Башмагымның» яңа әһәңнәре
Композитор Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе язылуга 67 ел узса да аңа игътибар югалмады. Бу Бөек Ватан сугышы елларында, халыкның күңеле төшенке вакытта язылган музыкаль комедия озын гомерле булып чыкты. Ул күп еллар Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсеннән төшәде, рольләрне берничә буын артистлары башкарды. Халык күнелен яулап алган бу музыкаль комедия шул ук вакытта Мәскәү оперетта театры һәм Бөтенсоюз радиосы җырчылары башкаруында да радио фондында саклана. Чөнки, Җәүдәт Фәйзинең халык көйләрен файдаланып язылган бу әсәре кереш музыка яңгырашыннан ук күңелне биләп ала, композиторның берничә штрих белән генә дә кеше характерында булган сыйфатларны бик төгәл итеп музыкаль тел белән сөйләп бирә белүе, «Башмагым» музыкаль комедиясенә гомерлек сәхнә тормышы бүләк итте.
Драматург Хәбибулла Ибраһимов пьесасы буенча Таҗи Гыйззәт тарафыннан язылган либреттода сатирик һәм лирик мизгелләр, характерлар төрлелеге, капма – каршы образлар көчәйтелгән. Ә музыкаль материалга килсәк, уңай образлар(Сәрвәр, Галимжан) халыкчан, күәренке рухтагы көйләр белән бәйле булса, кире характердагы персонажлар (Кәрим-бай, Зыя Гафуров) породия стилендәге музыка белән сүрәтләнә. Болар барысы да берләшеп, күңелгә якын тулаем бер көчле әсәр тәшкил, итеп сәхнә күркенә әврелде.
2010 елның 4 гыйнварендә Җәүдәт Фәйзинең тууына 100 ел тулачак. Композиторның юбилена Казан дәүләт консерваториясе һәм Казан музыка колледжы зур бүләк әзерләде. Алар көче белән «Башмагым» музыкаль комедиясе сәхнәләштерелде.
22 ноябрь көнне С.Сәдәшев исемендәге Зур концерт залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Җәүдәт Фәйзи иҗатын яратучылар, «Башмагым» музыкаль комедиясен берничә буын җырчылар башкаруында тыңлаган музыка сөючеләр, студентлар, аларнын укытучылары һәм башка тамашачы бу көнне искиткеч тамаша карады. Сәхнә матур итеп бизәлгән, студентлар оркестры дирижерның кул селтәвен генә көтеп тора, хор группасы да бәйрәмчә киенеп музыкаль комедия персонажлары булырга әзер. Җәүдәт Фәйзинең мавыктыргыч сюжетка илһамланып язган саф милли музыкасы сәхнәдәгеләрне дә, залдагы тамшачыны да әсир итте. Яшьләр, күбесе Казан музыка көллиятен тәмамлап, консерваториядә укучы студентлар, үзләрен Казанда XIX гасыр азагы тормышы вәкилләре дип хис итеп, сәхнә тормышы белә яшәде. Барысы да югары профессиналь дәрәҗәдә: башкару осталыгы да, киемнәр дә, актерлык осталагы да. Барысы да нык итеп, тырышып өйрәнелгән, студентлар үзләрен сәхнәдә иркен тота.
Кәрим- бай ролен башкаручы Артур Исламов чын татар бае, аның җырлавы да, образлы итеп уйнавы да тамашачына шаккаттырды. Филүс Каһиров һәм Айгөл Хәйри башкаруында Галиҗан белән Сәрвәр образлары да гаҗәеп табигый. Матур яңгырашлы тавышлары сәнгать югарылыгында. Студентлар Диләрә Камалова, Илсөяр Хәйруллина, Ильнур Байназаров, Руслан Абдрафиков Рузил Гатин, Денис Хан-Баба һәм башкаларнын үз рольләрен үзенчәлекле итеп тамашачыга җиткерүләре ямь өстенә ямь өстәде. Тамашачы тын да алмыйча яшь артистларга ияреп сәхнә тормышы белән яшәде.
Ике бүлектән торган музыкаль комедия тәмамлангач, алкышларның чиге булмады. «Афарин», «барво» авазлары артистларны кабат сәхнәгә чакырды. Әлбәттә, алар сәхнәгә үзләренең остазларын: консерваториянен опера студиясе җитәкчесе Әлфия Заппарова, оркестр дирижеры Ренат Халитов, хормейстер Венера Гәрәева, сәхнә режиссеры Рөстәм Фаткуллин, аның ярдәмчеләре – Наилә Фаткуллина, Раушан Шаихов, Таисия Иссина, музыканы оркестр өчен эшләгән Борис Трубин һәм башкаларны да алып чыктылар. Залдагы тамашачы аякүрә торып, озак итеп кул чапты, шулай итеп, «Башмагым» музыкаль комедиясенең премьерасы музыка бәрәменә әверелде. Студентлар үзләренең чын профессиональ белем алуларын исбатладылар.
30нчы ноябрь көнне Уфаның «Нур» театрына җыелган тамашачы да студенталар көче белән әзерләнгән «Башмагым» музыкаль комедиясен карарга килгән иде. Уфада бу әсәр бик күптән куелганга, залда аны беренче тапкыр караучылар күберәк иде. Җәүдәт Фәйзинең гаҗаеп үзенчәлекле музыкасы , студентларның оста уйнавы, җырлавы беркемне дә битараф калдырмады. Баш рольләрне башкаручыларны да, хор, оркестр дирижерларын да кабат кабат сәхнәгә чакырдылар, бу проектны тормышка ашырган Әлфия Заппаровага рәхмәт әйттеләр. Гомүмән, «Нур» театрында татар бәйрәме булды. Сәхнәдәгеләрне генә түгел, тамашачылар да бер берсен музыка бәйрәме белән котлады, мондый аралашулар ешрак булуын теләп калды. Спектакльне караган Уфа дәүләт сәнгать институты ректоры Ишмөхәммәт Гайнетдинов үзәренең студентлары белән дә «Башмагым» музыкаль комедиясен сәхнәләштерәчәкләре һәм Казанга киләчәкләре турында әйтте. Казан дәүләт консерваториясе һәм Казан музыка көллияте студентлары музыка училищесендә 100 элек нигез салынган традицияларны дәвам итеп, музыкаль комедия, опера кебек әсәрләрне дә башкара алуларын исбатлады.
Сиринә Латыпова
Печатается по материалам газеты «Мәдәни җомга»